ЯЗГЫ СУЛАР- АЗАТ САМИГУЛЛИН ( The official album of 2024 )

🎵МУЗЫКА ТРЕК 1.Язгы яңгыр 2.Кошлар 3.Яз җилләре 4.Бәхет бит ул 5. Сары күзле ромашкалар 6. ⁠Син минем җанымның яртысы 7. ⁠Язмыш җиле 8. ⁠Кәркәле таулары 9. ⁠Яз сулышы 10. ⁠Мәхәббәт ачкычлары 11. ⁠Язгы сулар АЛЬБОМ Язгы сулар ИСПОЛНИТЕЛЬ Азат Самигуллин Текст Язгы сулар Яз килгәнен сизмәдем дә, Кыш-суыклар үткәнен. Аптырап калдым күргәнемдә Инде язлар килгәнен. Агымсулар чылтыр-чылтыр Ярларына кага-кага. Күңелемдә яз моңнары Ташкыннарның тавышлары. Аптырамагыз язгы суга, Сулар түгел гомер ага. Ташкыннарның тавышында Яшьлегемнең сагышы бар. Яз килгәне күңелемнең Чиртте нечкә кылларын. Йөрәкне назлап эретте Язгы ташкын сулары. Сагышларым - язгы ташкын, Күз яшьләре тамчылары. Йөрәгемнән бозлар китә, Әллә инде яшьлек үтә. Аптырамагыз язгы суга, Сулар түгел гомер ага. Ташкыннарның тавышында Яшьлегемнең сагышы бар #рекомендации #music #азатсамигуллин #башкортостан #клип #музыка #татарҗыры #татарча #язгысулар #альбом The official album of 2024 The ARTIST of the album :Azat Samigullin ©2024,студия Азат🎙️
Back to Top