Әниемнең җылы кочагы
Әниемнең җылы кочагы
Мөнир Мазунов сүзләре
Әнвәр Бакиров көе
Соөкле әниемнең
Борчыгандыр җанын
Күңелемнең көйсез һәр чагы.
Еласам, юаткан,
Иркәләп уйнаткан
Әниемнең җылы кочагы.
Уйнаудан туйганда,
Талчыгып калганда,
Ял сорагач керфек очларым,
Җыр көйләп тирбәтеп,
Йоклаткан изрәтеп
Әниемнең җылы кочагы.
Давыллы көннәрдә,
Ышыклап җилләрдән,
Күкрәгенә кыскан кем тагы?
Кадерләп үстергән,
Яшәргә көч биргән,
Әниемнең җылы кочагы.