27. Шигъри нәсыйхәт. Әфсен-төфсен хорафатлар | Әбү Муса Сәйфеддин. Автор укуы
Башка шигъри нәсыйхәтләрне дә тыңлагыз:
ӘФСЕН-ТӨФСЕН, ХОРАФАТЛАР...
Әфсен-төфсен, хорафатлар, ырымнар һәм шырымнар,
Кара мәче, буш чиләкләр һәм чатлы баганалар,
Тәңкә капкан җиз бакалар: имеш, аны баета!
Менә шулай татар халкым Аллаһка ширек ката.
Машинасында, өендә, муенында бөтиләр.
Күп кешеләр шуның белән йөрәкләрен бәйлиләр.
Аллаһ саклый, бөти түгел! Ник моны аңламыйсыз?!
Акылны, бераз булса да, ник җигеп карамыйсыз?!
Утка атсаң, янып бетә, китереп суксаң — тарала.
Үзен саклый алмаганны, синеме саклый ала?..
Ул бөтине суга салсаң, агып китәр йә батыр:
Үзен саклый алмаганны, ничек сине коткарыр?..
Тәүфыйк мәчете кырында чатлы багана тора.
Уртасыннан беркем үтми, барысы читтән ора.
Кырдан үтә сазга батып, бераз гына уйланмый
(акыллы кеше бит чатлы баганадан курыкмый).
Кара мәче юлга чыкса, үрә тора чәчләре!
Мондый нәрсәне күргәчтен кайнап чыга миләре:
Артка чигеп, бүтән юлдан әйләнеп урап бара,
Артыннан мескен мәче дә, аптырап, карап кала...
Утка атсаң, янып бетә, китереп суксаң — тарала.
Үзен саклый алмаганны, синеме саклый ала?..
Ул нәрсәне суга салсаң, агып китәр йә батыр:
Үзен саклый алмаганны, ничек сине коткарыр?..
«Тоз түгелсә, тавыш чыга, уч кычытса – акчага»,
«С легким паром!» дип ырымлый, барып килсә мунчага.
Бу – ырым-шырым, чүп-чарлар (моны наданнар белми)
Аллаһ язган язмышларны берничек тә үзгәртми.
«Кич белән акчаны кулга, берүк, бирә күрмәгез!
Калак, чәнечке төшсә, кунакларны көтегез...»
Әкиятләргә ышанып, мескен гомере үтә,
Аннары, мөшрик булып, тәүбәсез үлеп китә...
Барча халык яңа ел дип, чыршыларны кисәләр,
Хәмер эчеп, зина кылып төннәрен үткәрәләр.
Галәмнәрнең Хуҗасына дога кыла белмиләр,
Балаларын кыш бабайдан сорарга өйрәтәләр.
Борынгы мәҗүсиләрдән килгән бу бәйрәмнәре,
Ислам дине белән юктыр бернинди бәйләмнәре.
Бәхетен дә, Җәннәтен дә бер Аллаһтан сорагыз,
Раббыбызга тиңдәш кылып, аянычта калмагыз!
Кайбер җирдә каберләргә ышкынырга баралар,
Шуннан кайткач, янәсе лә, балага да узалар.
«Өч тапкыр агачка шакы, күзең, берүк, тимәсен!» –
Бу бидгать-хорафатлардан шайтан көлеп үлмәсен!
Хуҗалар тавына барып, корбаннарын чалалар,
Шунда, бергә җыелышып, бидгать, ширек кылалар.
Аллаһка гына тиешле корбанны багышларга,
Аның өчен кирәкмидер әллә кайда барырга.
Гороскопка ышанулар, бөти, күзләр, дагалар,
Ниндидер изге чишмәләр, чүпрәк аскан агачлар...
Бер чишмә дә изге түгел, Зәм-зәм суыннан гайре,
Чишмәләрнең изгелеген Аллаһ кына билгели.
Чишмә күперенә барып, өйләнешкән яшь парлар:
«Мәңге бергә булыйк!» – диеп, йозак асып куялар.
Бер елдан соң таркалалар (булышмый йозаклары),
Дин буенча яшәмәгәч, бозыла тормышлары.
Сәламләшмә, берүк, өйгә атлап кермәгән килеш,
Бусага аша ярамый кул бирешергә, имеш.
Бу ахмаклыктан йөрәгем, күңелләрем сызлана.
Көлсәң көл бу юләрлектән, еласаң, утырып ела.
«Бу чирдән дәва нинди соң?» – диеп миннән сорасаң,
Ислам динен кабул итеп, гыйлем юлына бассаң –
Көзләр җиткәч агачлардан яфрак коелган төсле,
Нәкъ шулай хорафатлардан котылырсың бер көнне!
Сиксән еллык динсезлек тә, бәлки, моның сәбәбе.
Шуңа күрә дин өйрәнү – шәригатьнең таләбе.
Син әйдә, гыйлем алып, наданлыктан чистарын,
Чүп савытын бушаткан күк, ырым-шырымнардан арын!
Без татарлар – мөселманнар, Татарстан – туган илем!
Татар мөселман булгачтын, кая синең дәлилең?
Мөселманнар руза тота, намазларын укыйлар,
Барлык гыйбадәтләрен дә Аллаһка багышлыйлар.
Зәкәтләрен чыгаралар, хаҗ гомрәгә йөриләр,
Сәдакалар өләшәләр, хәрәмнәргә кермиләр;
Олыларны хөрмәтлиләр, жәллиләр балаларны;
Тәүлегенә торгызалар биш тапкыр намазларны;
Җомга җиткәч, алыш-биреш, сәүдәләрне калдырып,
Мәчетләргә ашыгалар, эшләрен читкә куеп;
Гыйлем алып, изгелеккә, хаклыкка чакыралар;
Аллаһның бөек хакларын беркайчан да бозмыйлар.
Баткаклыктан – чисталыкка, наданлыктан – гыйлемгә,
Гөнаһлардан – итагатькә чыгарга кирәк безгә;
Әфсен-төфсен, хорафаттан, ырым-борым-шырымнан,
Гыйлем алып, котылырга безгә Раббым боерган!
Әбү Муса Сәйфеддин.