Вахит авылында бер түбә астында өч буын вәкиле гомер итә

Районыбыздагы нык, тату гаиләләр турында еш языла. Чөнки алар үрнәгендә яшьләрнең тормыш корып, балаларын мәхәббәт җылысында тәрбияләүләрен телибез. Шундый күркәм гаиләләрнең берсе Вахит авылында гомер кичерә. Бизәкле, тимер капкалы, матур йөзлекле Нигъмәтуллиннар йорты ерактан ук үзенә җәлеп итеп тора. Бактың исә, бер түбә астында өч буын вәкилләре гомер итә икән. Быел җәй Ләбибә ханым белән Рәкыйп абый зәбәрҗәт туйларын билгеләп үтәргә җыена.
Back to Top