Гарәфәт көне уңаеннан мөфти шәех Равил Гайнетдиннең мөрәҗәгате

#гарәфәт #думрф #гайнетдин 2024 елның 15 июнендә бар дөнья мөселманнары Гарәфә көнен билгеләп үтә. Бу уңайдан Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин татар телендә дин кардәшләребезгә мөрәҗәгать итә. Кадерле дин кардәшләрем! Хөрмәтле ватандашларым! Һәртөрле гөнаһ тыелган Зө-л-хиҗҗә аеның 9 нчы көнен дә каршылыйбыз. Бу көн - Гарәфәт көне. Аннан соң динебездәге ике олы бәйрәмнең берсе Гыйд әл-Әдха - Корбан бәйрәме җитә. Гарәфәт – мөселман каленьдарендагы иң мөһим көннәрнең берсе. Аллаһның илчесе Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнән Гарәфәт көне уразасы турында сорагач: «Ул үткән һәм киләсе елдагы гөнаһларның ярлыкануына сәбәп була», - дигән. Башка бер хәдисендә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам әйтә: «Хаҗ ул - Гарәфә…», - диде. Димәк, иртәгә, Мәккәдәге хаҗилар Гарәфәткә кузгалачак һәм тау үзәгндәгее ап-ак ихрам киемнәренә капланган дала дигән сүз була. Хаҗилар һиҗри белән 10 нчы елда Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнең гамәлне кылган, шул гамәлне кабатлап, Гарәфәдә тору йоласын үтәячәкләр. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлламнең сөннәтенә ияреп, күп тапкыр тәлбия сүзләрен кабатлаячаклар, Аллаһыны олыячаклар: «Ләббәйкә-­ллаһүммә, ләббәйкә! Ләббәйкә лә´ шәри´кә, ләкә ләббәйк! Иннә-л-хәмдә вә-н-нигъмәтә ләкә вә-л-мүлк, лә´ шәри´кә ләк!» - диеп алар кабатлаячак. Шушы сүзләрне әйтеп, Аллаһыга дога белән мөрәҗәгать итеп ике дөнья сәгадәтен сораячаклар. Мөселман галимнәре фикеренчә, Гарәфәттә тору - дөньядагы бар мөселманнарның бердәмлеген һәм кардәшлеген гәүдәләндерүче бер олы күренешч. Төрле телләрдә сөйләшүче, төрле илләрдә яшәүче, төрле милләт, мәдәният вәкилләре берләшеп, миллионлаган йөрәкләр бу йоланы бер иман һәм бер уртак ният белән үтиләр. Без дә - үз илләребез, үз йортларыбызда калган мөселманнар да, бу көнне аның мөселман календарендагы югары урынына лаеклы рәвештә изге гамәлләр белән үткәрергә тиеш. Сау-сәламәт булсак, бу көнне һәркемгә ураза тоту сөннәт гамәл. Һәрберебез әлеге көнне догада, гыйбадәттә үткәреп, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнең хушлашу Хаҗын үтәгәндә, Гарәфәттә торганда сөйләгән соңгы вәгазенең мәгънәсе турында уйланырга, фикер йөртергә тиешле. Ул мөселманнарның үзара кардәшлеге, гаделлеге, тигезлеге, бертигезлеге турында, җәһиллияткә хас рәхимсез гореф-гадәтләрдән ерак торуга чакыручы вәгазь иде. Кадерле дин кардәшләрем, мин барыгызны да Гарәфәт көненең изге сәгатьләрен игелекле, изге эшләрдә һәм эчкерсез догада үткәрергә чакырам: галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһтан үзебез, гаиләбез, әти-әниләребез һәм балаларыбыз, Ватаныбыз һәм өммәтебез өчен изге догаларда торыйк һәм Аллаһыдан сорыйк. Аллаһы Тәгаләгә ихлас ялварып, Раббыбызга тагын да якынрак булырга кирәк дип барыгызны да Раббыбызга якынрак булырга чакырам. Чөнки киләсе көн – Гыйд әл-Әдха Корбан гает көне, ягъни Аллаһыга якынаю бәйрәм көне. Мин сезне Россия мөселманнары диния нәзарәте исеменнән, Россия мөфтиләр шурасы исеменнән ихлас күңелемнән Ислам динебезнең иң олы бәйрәме – якынлашкан Клрбан гаеде һәм хәзерге Гарәфәт көне белән тәбрик итәм. Бәйрәмебез мөбарәк булсын, хөрмәтле, газиз дин кардәшләрем! Без социаль челтәрләрдә: #ислам #исламскиепраздники #бәйрәм #гает #зөлхиҗҗә #гарәфә #арафакүні #рӯзиарафа #тәлбия#talbiya#корбан #курбан #құрбанбайрам #құрбанайт #идиқурбон #московскаясоборнаямечеть #җәмигъ #мәскәүмәчете #мәскәүдиниидарәсе #россиямөселманнары #мусульманероссии #татарлар #муфтий #мөфти #дога#мөфтидогасы #россия #исламвроссии #мечеть #мәчет #праздникжертвоприножения
Back to Top