Имамнан сорыйк #74

Озак балалары булмыйча торган яшь гаиләгә багышлап нинди дога укырга була? Бу һәм башка сорауларга җавапны “Имамнан сорыйк“ тапшыруында “Дин Ислам“ мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибатуллин бирә. 01:03 Коръәнне кулларыбызга алганда, без тәһарәтле булырга тиеш. Күпләр хәзер Коръәнне телефон кушымтасыннан тәһарәтсез генә укырга мөмкин. Телефонны без төрле очракларда кулыбызга алабыз, хәтта бәдрәфтә дә... Бу очракта ничек булырга: телефонны Коръән кушымтасын ачканда гына Изге китап итеп кабул итү, ә башка очракта бәдрәфтә кулыбызга алу дөрес түгелдер бит? 07:33 Озак балалары булмыйча торган яшь гаиләгә багышлап нинди дога укырга була? 14:06 Мин башлаган яки эшләргә теләгән эшемне тәмамлый алмыйм. Бу гыйбадәт кылу белән бәйле эшләрдә дә, дөньяви көндәлек эшләрдә дә чагыла. Мин башлаганны гел юл уртасында ташлап калдыра торган кеше. Миңа киңәш бирсәгез иде. 25:47 Шәхси борчуларым күп. Мин тәвәккәл түгел. Җыелып эшли белмим. Оешмаган. Башкаларга юк дип әйтә белмим. Өстәвенә, монда яза алмый торган күп кенә эчке борчуларым бар. Шул ук вакытта, башкалар мине бик акыллы, гений ди. Кайвакыт, бәлки бу сүзләрдә дөреслек тә бардыр дип уйлап куям. Шәхси борчуларым мине нык борчый. Аларны ничек хәл итеп була икән? ВКонтактедагы төркемебезгә язылыгыз ➡️ Телеграм каналларга кушылыгыз Сезне үзебезнең социаль челтәрләрдә күрергә шатбыз.
В начало