САЛАВАТИК МКТБЕ: 3 КН -

«САЛАВАТИК» МӘКТӘБЕнең өченче көнендә 4 төркемгә бүленгән балалар татар теле дәресендә укытучы Ярмиева Гөлназ балаларны Габдулла Тукай иҗаты белән таныштырды. Укучылар темага кагышлы төрле ребуслар чиштеләр һәм табышмакларга җавап таптылар. Җыр дәресендә Гөлназ Гафурова балаларны тавыш чыгару һәм темп төшенчәсе белән таныштырды. Актёрлык осталыгы укытучысы Шакирҗанова Гүзәл балаларны күзаллый белү сәләтенә өйрәтте. Бию дәресендә Умерова Элеонора биюдә иң еш кулланыла торган терминнар белән таныштырып, балаларны иң кирәкле күнегүләргә өйрәтте. Шулай итеп, 4 төркем бала да 4 төрле дәрестә катнаша алды. Әлеге видеода дәресләрдән кыскача өзекләр тәкъдим ителде.
Back to Top