Хәтер көне: татарлар вә урыслар фикере (2019)

Хәтер көнен быел да уздырырга рөхсәт итмәделәр. “Азатлык“ татар яшьләре берлеге Хәтер көнен быел 15 октябрьдә матәм митингы форматында үткәрергә ниятләгән — бу хакта Казан мэриясенә белдерү дә тапшырганар. Митинг урыны итеп Камал театры мәйданын, Тинчурин бакчасын сораганнар. Әмма хакимиятләр моңа рөхсәт бирмәгән. Исегезгә төшерәбез: соңгы тапкыр Казанда Хәтер көне чаралары 2021 елда узды. 2022 елдан бирле Хәтер көнен үткәрергә рөхсәт юк. 2019 елда исә Азатлык Радиосы менә шушы видеоны әзерләп чыгарган иде: ул елны Хәтер көнен Казандагы татарлар да, урыслар да билгеләде. Татарлар бу – милләтнең фаҗигасе, гасырлар дәвамында басым астында яшәү дигән булса, урыслар 1552 елдагы вакыйгалар халыкларны берләштерә дип сөйләде. Без ике якның да фикерен тыңладык һәм аны тамашачыларыбызга җиткердек. Моннан биш ел элек әзерләнгән видеоны яңадан карарга тәкъдим итәбез. #Хәтеркөне #Казан #татарлар #урыслар #Татарстан Игътибар! Русия хакимиятләре Азат Европа / Азатлык Радиосын “теләнмәгән оешмалар“ исемлегенә кертте. РФ кануннарына күрә, бу видеоны уртаклашкан, аңа лайк куйган яки фикер белдергән очракта сезне моның өчен җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Шул ук вакытта бу видеоны карау тыелмаган. Зинһар, игътибарлы булыгыз. Безнең каналга язылыгыз: @azatliq Безнең Инстаграмга кушылыгыз: Безнең Телеграмга язылыгыз: Татарча видеолар — безнең каналда. Язылыгыз! Без Татарстанда, Башкортстанда һәм бөтен дөньяда булган хәлләр турында дөрес мәгълүматны туган телебездә җиткерәбез. Игътибар! Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Азатлык радиосы ​– Азат Европа/Азатлык радиосының (Radio Free Europe/Radio Liberty) татар һәм башкорт телләрендәге хезмәте. Ул үз укучыларына демократик гадәтләрне ныгытуга, базар принципларына нигезләнгән икътисадны үстерүгә, гомумкешелек кыйммәтләрне таратуга ярдәм итәрлек объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмәт җиткерә. Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын “ят агент“ буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Без бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел, халыкара журналистика стандартларына нигезләнәбез һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саныйбыз.
Back to Top