Live: “Чын күңелдән“ тапшыруы кунагы Теләче районы Баландыш авылыннан Габдулла Заһидуллин

“Дулкын“ радиосында “Чын күңелдән“ тапшыруы кунагы Теләче районы Баландыш авылыннан Габдулла Заһидуллин. Ул 36 ел аграном булып эшли. “Татарстанның атказанган аграномы“ дигән мактаулы исемгә, “Фидакарь хезмәт өчен“ медаленә ия булган шәхес. Үзенең төп хезмәтеннән тыш, ул гомерен җыр-моң белән үреп алып бара. Гомере буе гармунда уйный, җырлый, мәҗлес күрке булып яши. Тормыш иптәше Сәрия ханым белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр, оныклар сөяләр.
Back to Top