Наил Хәмидуллинның якты истәлегенә багышланган көрәш ярышы
Саба спорткомплексында 2008-2009нчы, 2010нчы һәм аннан кечерәк яшьтәге яшьүсмерләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча ачык турнир булды. Ул үзенең тормышын спортка бәйләгән якташыбыз, эчке эшләр полковнигы, ТРсы көрәш Федерациясенең элеккеге башкарма директоры Наил Хөснулла улы Хәмидуллинның якты истәлегенә багышланды.