Нефть таркатучы бактерия - Алканиворакс боркуменсис

Нефть ашаучы бактерияләр хакында ишеткәнең бармы? Андыйларны лабораториядә дә үрчетеп була. Нефть ашаучы бактерияләрне микроскоп ярдәмендә күрерсең. Бактерияләр нефтьне ничек ашаганын белергә телисеңме? Алайса видеоны кара. ********************************************* Видео Казан (Идел буе) федераль университетының “Аналитик биофотоника һәм күзәнәк инженериясе” фәнни-тикшеренү лабораториясендә төшерелде. Видеоны Фәхруллина Гөлнур Илдар кызы (микробиолог, биология фәннәре кандидаты, КФУ ның “Аналитик биофотника һәм күзәнәк инженериясе үзәге” фәнни-тикшеренү лабораториясе өлкән гыйльми хезмәткәре) әзерләде. Видеоны әзерләүдә Рожин Артем Олегович (КФУ ның “Аналитик биофотника һәм күзәнәк инженериясе үзәге” лаборант-тикшеренүче) ярдәм итте. Видео өчен кәгазьдә ясалган бактерия рәсемен Кузнецова Елена Владимировна (биохимик, КФУ ның “Медицина матдәләре” фәнни-тикшеренү лабораториясе инженеры) ясады. Атом-көч микроскобы ярдәмендә төшерелгән микрофотосурәт белән Фәхруллин Равил Фәрид улы бүлеште. Видеоның тышлыгын Шәрәфиева Айгөл Искәндәр кызы (график дизайнер, татар телендә тәбрикләмәләр ясаучы) ясады. *********************************************
Back to Top