Гөнаһның каян килеп чыкканын, һәм аны ничек җиңергә

Әлеге хикәяне без Аллаһының әмерен үтисе урынга шайтан сүзенә колак салган атабыз Адәм белән анабыз Хавадан башлыйбыз. Алар Ходай сүзеннән чыгалар һәм шул сәбәпле Ходай белән кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр бозыла. Шулай итеп, алар гөнаһның нәрсә икәнен аңлыйлар һәм үлемгә дучар ителәләр. Алар агач яфрагы белән үзләренең оят җирен капларга тырышалар, әмма әлеге каплавыч Ходай күңеленә хуш килми. Һәм Аллаһы рәхмәте белән алар үзләренә хайван тиресен кием итәләр. Ходай, шулай итеп, аларның оят җирен каплар өчен, хайванны беренче булып Үзе чала. #писание #библия #изгеязма
Back to Top