Боз өстендә балыкчылар
23 март көнне районның балыкчылары Әҗәкүл авылы янындагы сулыкларның берсендә очрашып осталыкта көч сынашты. Җирлегебез өчен уңай гореф-гадәткә әверелеп киткән әлеге чарада бу шогыльгә битараф булмаган 50дән артык кеше катнашты.