“Йә шушы йортта асылынып үләм, йә үземне яндырам“

Яшел Үзәннең үзәгендә “Полукамушки“ дигән тарихи район бар. Әлеге район шәһәрдә бердәнбер тарихи мирас дип санала, чөнки андагы йортлар XIX гасыр азагында төзелгән. Экспертиза йортларны яхшы хәлдә дисә дә, шәһәр хакимияте йортлар каза хәлендә дип белдерә һәм халыкка аннан китәргә куша. Монда ... матур туристик урын ясарга телиләр. Йортларда яшәүчеләргә бер дүрткел метр өчен 11 мең сум акча тәкъдим итеп, башка урын эзләргә кушалар. 68 яшьлек Зәйтүнә Короткова биредә инде 50 ел гомер итә. Йорты өчен аңа 380 мең сум акча бирәләр, ләкин ул бәягә Яшел Үзәндә бернинди дә фатир алып булмый. “Шәһәрне матурлыйсылары килә икән, мин бит каршы түгел, алсыннар. Ләкин бирсеннәр миңа 35 дүрткел метрлы фатир. Шәһәр мэры Тыгин янына барып берәр иске фатир булса да бирегез дип сорап караган идем. “Бездә фатир юк“, дип җавап кайтарды“, ди Зәйтүнә ханым.
Back to Top