Нәҗип Нәккаш: “Гаяз Исхакый сүзләре бүген дә бик актуаль“

Казанның Ислам мәдәнияте музеенда Тукай бүләге иясе, каллиграфия остасы​ Нәҗип Нәккаш һәм аның улы, рәссам Назыйм Исмәгыйлевнең “Традицияләр яңарышы“ дип аталган күргәзмәсе ачылды. Нәҗип Нәккаш “Татар милләтенең бөек шәхесләре“ дигән яңа серияне башлавын әйтеп, пыялага эшләнгән яңа әсәрләрендә Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗәни, Ризаэтдин Фәхретдин, Гаяз Исхакый кебек татарның бөек шәхесләренә урын бирүен әйтте.
Back to Top