Алтынай Вәлитов Русиядән качып киткән

“Башкортстанга кире юл юк“ ди Фаил Алсыновны яклап чыккан блогер, җырчы Алтынай Вәлитов — ул Русиядән качып киткән. Ә бит ул яңа гына ипотекага йорт алып, шунда ремонт ясап чыккан иде. Хәзер ул үзе чит илдә, гаиләсе өчен ярдәм сорый. Алсыновны яклау протестларыннан соң Башкортстанда берничә дистә кеше тоткарланды, бер ир-ат исә — Рифат Даутов — билгесез шартларда һәлак булды. Исегезгә төшерәбез: 2023 елда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров активист Фаил Алсыновны милләтара низаг чыгаруда гаепләп мәхкәмәгә бирде. Алсынов үзенә карата белдерелгән гаепләүләрне кире кага. 17 гыйнварда мәхкәмә аны 4 ел гомуми тәртиптәге колониягә хөкем итте. Фаил Алсынов — 4 бала атасы, аңа — 37 яшь. Безнең каналга язылыгыз: @azatliq
Back to Top