Шигъри марафон тәкъдим итәбез

Халкыбыз 9 майда Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәчәк. Илебез күгенең 75 ел буена аяз булуы белән без, әлбәттә, сугыш ветераннарына бурычлы. Чит җирләрдә башын салган утыз биш миллион батыр сугышчы, туган илләренә исән-имин әйләнеп кайткан ветераннар беркайчан да онытылмас. Бүген оештырылган «Алсу гөлләр сезгә, ветераннар!» дигән шигъри марафон аларга һәм барлык шәһәрдәшләребезгә бәйрәм бүләге булып ирешсен. 7 майда «Открытки Победы» исемле шәһәркүләм акциядә катнашу максатыннан әзерләнгән «Алсу гөлләр сезгә, ветераннар!» дигән шигъри марафонны оештыручы – Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре Гөлфия Шәмгун кызы Мусина.
Back to Top