М.Башкиров “Салкын кын” (“Холодные ножны”) трагедиясеннән өзек С. Өметбаев ис. Минзәлә дәүләт татар драма театры
Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, РФнең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты режиссер Сергей Потапов “Салкын кынны“ тагедия булса да , үз күзлегеннән бик матур, бик эчтәлекле, һәрбер караучыга аңлаешлы итеп ясады. Татар телен белмәгән, Саха егете шулай итеп дөньякүләм күрсәтерлек татарча әсәрне сәхнәләштерүе шаккаттыра. “Минзәлә-информ“ иҗади төркеме ярдәме белән шул вакытта бу спектакль видео язмага язылды. Сезнең игътибарга өзек тәгъдим итәбез.