Данис ХИСМӘТУЛЛИН — Ап-ак мәрмәр баскычларда – кояш! / Роберт Әхмәтҗанов шигыре / Татарча шигырь
Ап-ак мәрмәр баскычларда – кояш!
Яшел күләгәләр эченнән
үтәм җәй аркылы.
Башым – умартадай,
уйлар – бал кортыдай...
Кояш – кыл түбәдә.
Җирдә – өйлә вакыты.
Бәхет җыры әле җирдә.
Гомер – дөрли!
Истәлекләр – якты!..
Йөрәгемнән беркем
ала алмады бәйрәмнәрне:
анда – чәчәк бәйләмнәре,
хөрлек бәйрәмнәре,
Анда килми Пыкрау, төшми кырау,
анда кошлар сакауланмый,
гөлләрнең дә уңмый төсе...
Кояш – кыл түбәдә!
Барам! –
үз өйлә вакытын җирдә
тик бер үтә кеше.
Роберт Әхмәтҗанов