Фәрһад Мөхәммәтҗанов – Мин бит... / Татарча шигырь / Современная поэзия / 2FAN

Мин бит... «Син кем соң?» – дип Сорый бүген теге... Мин – чип-чиста бит, Ап-ак кыягаз бөртеге... Бәлки, бераз бөгәрләнгән, Көлеп алсалар да телгә. Тирләп бераз юешләнгән, Тик әйләнмәс өчен көлгә. Һәм мин язам анда, Минем арттан күзлиләр. Язам нәрсә телим Яки нәрсә телиләр... Мин – яшь кенә яфрак Карт агач өстендә, Аста – кара туфрак Көтә төсле көн дә... Тубә өстендә тамчы Тулып тамарга тели. Җиле дә бит әле ачы, Уңга, сулга бөтәрли. Мин – калын койма кирпече, Өстән баса тонна таш. Җитәр микән, дим, көчем, Баса-баса чыдармы баш? Җемелдәүче провод мин, Ток йөри тән эчендә. Кемнеңдер хезмәтчесе, Бармы соң миндә мәгънә? Битме, яфракмы, кирпеч яки тамчы... Барыбер! Нәрсә булсак та без Торабыз ачык киләчәктән качып Кырдан курыккан үгез төсле... Бит. Без. Укый Фәрһад Мөхәммәтҗанов: Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! 2FAN: Без социаль челтәрләрдә: Telegram: ВКонтакте: TikTok: Хочешь увидеть ещё больше таких видео? Ставь ЛАЙК этому ролику! Скоро на канале будет масса новых интересных видео, не забудь ПОДПИСАТЬСЯ! 2FAN: Мы в социальных сетях: Telegram: ВКонтакте: TikTok: Интересные для тебя каналы: «TATFOOD» «УрамДА!» «Күңелле әлифба» «Ялкын» «Яңа дулкын» «Бишле шоу» «БуНиБу» «СОРА-У» «Булырга тиеш» «Идел» «СалаваTIK» «Салават күпере» «Сабантуй» «Шаукым» #tatmediajunior
Back to Top