САБАНТУЙ ЖУРНАЛЫНЫ 100 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЙ КИЧСЕ

«Яшь ленинчы» газетасына 2024 елның 10 октябрендә 100 яшь, 100 ел! Бер гасыр бит бу! Кимендә 4 буын бу газетаны укып, аңа язып, аның белән бергә үскән дигән сүз. «Яшь ленинчы» газетасы – «Сабантуй» журналының беренче гасыры. Һәр татар зыялысының бу басма турында үз фикере бар. Чөнки ул – аларның күпчелегенә иҗади этәргеч биргән, канатлар куйган газета. Нәкъ менә бу мәйданда алар беренче тапкыр каләм чарлаган, зур әдәбиятка тәүге адымнарын ясаган. «Яшь ленинчы»га катнашы булган һәркемнең күңелегездә аңа карата җылы хисләр, якты хатирәләр, матур истәлекләр яшидер. Әлеге юбилей кичәсендә истәлекләрне яңартырга, хәтер сандыгын ачып, үткән көннәргә кире кайтырга дип җыелдык. Әлеге видеода да шушы җылылыкны бирергә тырыштык, рәхим итеп карагыз!
Back to Top