“Яралы моң“ китабы чыкты

Марат Кәбиров “Яралы моң“ китабы чыгу уңаеннан: “Гадәттә, автор үзенең китабы чыкканны көтеп ала. Бу юлы алай булмады. Мин чыкканны китап көтеп торды. Хастаханәдән чыгып бераз адәм рәтенә кергәч, ниһаять, менә яңа китабымны кулыма алдым. Бу минем Татарстанда дөнья күргән беренче шигырьләр җыентыгы. Бик матур итеп эшләгәннәр. Тышлыгы да, кәгазе дә, шрифтлары да хәтта шигырьләре дә әйбәт. Шуларны укып: неужәли моны мин язганмын?“ - дип аптырап утырам әле...“ Шагыйрьнең “Яралы моң“ китабына төрле елларда язылган шигырьләр тупланган.
Back to Top