ТНВ: Чистайда Гаяз Исхакыйны искә алдылар

Чистайда күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Гаяз Исхакыйны искә алдылар. Видео: ТНВ Татарча ютуб каналыннан алынды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Чистай районы мөхтәсибәте – ислам үзәгендә татар язучысы, публицист, журналист, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел тулу уңаеннан түгәрәк өстәл утырышы оештырылды. Түгәрәк өстәлнең исеме «Яңарыш хәбәрчесе – заман һәм традицияләр» дип аталды. Түгәрәк өстәлдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә бер төркем язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Шулай ук, Гаяз Исхакыйга багышланган китап күргәзмәсе дә эшләде.
Back to Top