03 Әлифба. Коръән уку сабаклары
“Син“, “Шин“, “Сад“, “Дад“ хәрефләрен өйрәнәбез 📜
Бер хәдистә “Гарәп телен яратыгыз, чөнки аңа өч мөһим нәрсә бәйле: ахырзаман пәйгамбәре гарәп булган, Коръән гарәп телендә иңгән, һәм җәннәт әһелләре гарәп телендә сөйләшәчәк” - диелгән.
“Әлифба. Коръән уку сабаклары“ тапшыруының өченче чыгарылышында “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел“ исемендәге Казан мәдрәсәсе мөгаллиме Хәйдәр хәзрәт Куйруков ярдәмендә гарәп хәрефләре белән танышуны дәвам итеп, Коръән укырга өйрәнәбез.