«Комиксханә» бәйгесенә старт бирәбез!

«Комиксханә» бәйгесенә старт бирәбез! Мәгариф һәм Фән министрлыгы белән берлектә яңа бәйгене башлыйбыз. Партнерларыбыз: «Алдынгылар хәрәкәте», Язучылар берлеге һәм Рәссамнар берлеге. Иң шәп татарча комиксларны җыячакбыз! Эшләрне өч номинациядә кабул итәбез: ️ Әдәби әсәр: комикста татар классик әдәби әсәре яки әкияте сюжеты булыра тиеш. Танылган шәхес: легендар татарларның тормыш юлын чагылдырган комикслар (җырчы, модель һәм хәтта хоккеистлар белән булса да ярый) Ирекле тема: мәктәп, дуслар, беренче мәхәббәт, музыкантлар, ясалма интеллект, «Ялкын», песиләр, тирә-юньдә булган вакыйгалар һ.б. ️ Бәйгедә 5-11 сыйныф укучылары аерым яки сыйныф белән бергә катнашырга мөмкин. ? Комиксларны 30 сентябрьгә кадәр yalkin@ электрон адресына кабул итәбез! Нигезләмә | Положение Source: ЯЛКЫН
Back to Top