Төркиядәге татар авылында — Сабан туе 2024 (Госмания)

Төркиядә татар авыллары берничә. Шуларның берсе — Госманиядә — 18 июньдә Сабан туе узды. Анда бер меңнән артык кеше җыелды. Бу видеода Төркиядә туып үскән татарларның ана телләрендә — татарча — сөйләшкәнен ишетерсез. Госмания авылына 1895 елда нигез салына, Төркия хакимияте ул вакытта Русия империясеннән күченеп килгән мөһаҗир татарларга авыл корырга рөхсәт итә. 1908 елда мәчет төзелә, соңрак мәктәп салына. Ул мәктәп бинасы хәзер мәдәният үзәге булып тора. Исегезгә төшерәбез: Төркиядә татар мөһаҗирләре нигез салган берничә авыл бар: Бөгрүделик, Ике Пынар, Гөрсу, Әфәнде күпере, Хилмия. Игътибар! Русия хакимиятләре Азат Европа / Азатлык Радиосын
Back to Top