Is Bolar jillre - Ис Болгар иллре (на русском языке)

“Ак Бүре“ кабиләсендә электән килгән йола буенча, иң яхшы ат корбанга чалына. Бу юлы кабилә башлыгы (Ә.Шакиров) улы Тотышның (Ф. Җиһанша) яраткан юртагы сайлап алына. Егет, әлеге атны ашарга килгән бүреләргә җәядән ут ача. Кабилә өчен изге дип санап йөрелгән җанварлар үтерелә. Аксакаллар илгә килгән бәлане дә шуннан күрәләр. Кабиләне Алмыш хан (Ш. Биктимиров) гаскәре камап ала. Нәтиҗәдә Тотышны әсирлеккә алып китәләр. Ул хан кызы Аппакка (Е. Захарова) гашыйк була. Көннәрдән бер көнне алар качырга булалар.
Back to Top