АКЛЫК Язиля Галлямова сүзләре һәм көе

*** АКЛЫК *** Аклык иңә күктән Күңел көткән күптән. Аклык өсләренә Эзләр салып үтәм. *Кушымта: Ак бөртекләр төшә, Ак бөртекләр төшә. Аклык сафлык булып, Күңелләргә күчә. *Эзләр эзне табып, Бергә куша сабып. Дөрләп китә хисләр, Янар учак ягып. *Аклык куна йөзгә, Тәмнәр өсти сүзгә. Ак кар яуган көннең Яме башка, үзгә... Язилә Галләмова.
Back to Top