Олуг бәйрәмне район башлыгы Айрат Җиһаншин ачып җибәрде

Барлык район халкын, кунакларны Сабантуй бәйрәме белән ихластан котлап, ирешелгән уңышларга да, алда торган бурычларга да тукталды ул. Милли бәйрәмебезне үткәрүдә үзләреннән матди өлеш керткән якташларыбызга да, эшмәкәрләргә дә рәхмәтен ирештерде. – Сабан туе быел зур бәйрәм – Россия көне белән бәйләнеп бара. Россия миллионлаган кешеләрне берләштерүче күпмилләте бәйсез дәүләт. Сабантуй – авыл халкы өчен аеруча якын. Хөрмәтле райондашлар, якташлар, кунаклар, барыгызны да бәйрәмнәр белән кайнар котлыйм. Беренче чиратта без авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез. Чөнки киләчәк уңышка нигезне алар сала. Без – авыл хуҗалыгы районы, төп вазифабыз җирдә эшләү, икмәк үстерү. Районда быел 34 мең гектар мәйданда язгы чәчү эшләре башкарылды. 23 мең гектарда бөртекле культуралар, 4 мең гектар шикәр чөгендере чәчелде. Язгы чәчү эшләрен оешкан төстә, матур итеп төгәлли алдык. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, райондашлар. Һәркемгә яхшы кәеф, сөенеч, шатлыклар телим. Апасыбыз алга таба да чәчәк атсын, матурлансын, бизәлсен, - диде район башлыгы.
Back to Top