37 ел! Мөфти Гайнетдин Мәскәүгә эшкә килүе турында сөйли

#ислам #муфтийгайнутдин #думрф Подписывайтесь на нас в социальных сетях: Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин: Советлар Союзының Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтендә дә ике ел ярым хезмәт итәргә туры килде. Инде Мәскәүнең имам-хатыйбы, хөрмәтле мәрхүм Әхмәтҗан хәзрәт мулла Мостафа вафат иткәч, имам кирәк булды. Мине Мәскәүгә имам итеп тәгаенләделәр. Мәскәү минем кандидатурамны кабул итеп, имам хезмәтенә китәргә булдым. Һәм менә мин Мәскәүгә килгәннән соң да бүгенге көндә 37 ел буе халкыма хезмәт итәм. Аллаһы Раббыбыз разый булсын Хезмәтебездән. Һәм бер сүз бар: “Халык сөйгәнне – Аллаһ сөяр!” – диеп. Менә халкыбыз да сөйсен иде безне, ул вакытта Аллаһы Тәгалә дә сөяр. #мөфти #мөфти_гайнетдин #мәскәүмәчете #московскаясоборнаямечеть #мәчет #дин #ислам_дине #ислам_юлында #нижгар_татарлары #мишәрләр #нижегородские_татары #ырбишча #рыбушкино #мәскәү_татарлары #мөфтигә_65 #юбилей_муфтия #служение_исламу
Back to Top