Удмуртиянең Кистем авылы халкы Казанга килгән. Нәрсә белән шаккаттырдылар? #татары #традиции

Удмуртиянең Кистем авылына 1678 елда нигез салынган, 1629 елда китапларда бу авыл турында язмалар булган. «1678 елда халык санын алганда Кистем җире белән князь Касыйм бабай хуҗа була. Ул чыгышы белән Арчадан. Алар Арчадан чыгып китеп, Киров өлкәсе Нократ авылына нигез салган, аннары хәзерге Кистем авылы якларына килгәннәр. Без Нократ татарлары дип саналабыз. Чупче елгасы янында торгач, үзебезне Чупче татарлары дип әйтәбез», - диде Светлана Касыймова. «Сөйләм теле Казан татарларыныкыннан аерыла. Авылыбыз зур булган. Бүгенге көндә авылда 840 кеше яши, XX гасырда өч меңгә якын кеше яшәгән. Җир җитмәгән, ике катлы өйләр төзегәннәр. Октябрь инкыйлабы булгач, ике катлы йортларны сүтеп, Балезинога илтеп төзегәннәр, диләр. Безнең авылда сәүдәгәрләр яшәгән, алар төрле җиргә ярминкәләргә йөргән. Мәкәрҗә, Казан ярминкәләренә йөргәннәр. «Син кая барасың? – Лавкага чыгамын», - дигән сүз әле дә бар», - диде ансамбль җитәкчесе. Кистем авылы халкы кунакларны үзләрендә пешерелә торган ризыклар белән сыйлады. «Кабарчы – мичтә пешерелә. Ул татар кызының итәге кебек кабарып тора, дип әйтәбез. Коймак һәм колак коймак алып килдек. Кош телен безгә колак коймак дип әйтәләр, баланлы ипи һәм эремчекле ипи пешердек. Пирогны «ипи» дип әйтәбез», - дип аңлатып китте ул.
Back to Top