Клячкин хастаханәсендә булдым... Соңгы юлга озату процессиясен кабатладык… Тукайның үлүенә 110 ел...

2023 елның 15 апрелендә Габдулла Тукай әдәби музее һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бөек татар шагыйре Г. Тукайның үлеменә 110 ел тулу уңаеннан “Тукайның мәңгелек юлы” дип исемләнгән җәяүле экскурсия оештырды. Җәяүле экскурсиясе шагыйрьне соңгы юлга озату процессиясен кабатлый. Клячкин хастаханәсеннән кузгалганнан соң, шагыйрьнең соңгы торган җире “Амур” кунакханәсен узып Печән базары мәчете (хәзерге Нурулла мәчете) янында тукталыш булды. Аннан процессия Юнысовлар мәйданына таба юл тотты. Казанның Иске Татар бистәсе зиратында бөек шагыйрь Габдулла Тукай рухына багышлап дога укылды, каберенә чәчәкләр куелды. Монда каләм ияләре белән беррәттән шагыйрьң иҗатын яратучылар җыелган иде. Кабер янында Тукайның шигырьләре дә укылды.
Back to Top