Фиксиләр - Кер юу машинасы (Стиральная машина - Фиксики)

Кусачка фиксиләрне куа-куа, кер юу машинасына эләгә. Ә ДимДимычның әнисе моны сизмичә, ишеген ябып куя. Фиксиләр Кусачканы кызганып аны үлемнән коткарыр өчен бар көчләрен куя. Әлбәттә, фиксиләр тамашачыларга кер юу машинасының төзелеше турында сөйлиячәк. Ләкин хикәянең асылы шунда – бәладән дусларыңны гына түгел, күңелгә ятышсыз кешеләрне дә коткарырга кирәк булуда.
Back to Top