Оккупантлар Казанда массакүләм тентүләр үткәрәләр

Җомга көнне иртән яңа тентү дулкыны башланды. Аерым алганда, бу басымга КФУ студенты Алексей Ворохов, активистлар Гүзәл Касыймова һәм Аида Нуретдинова, аспирант Филипп Красновида дучар ителде. Красновид сүзләренчә, аны йөзе белән аска таба ятарганнан һәм, адвокатсыз сорауларга җавап бирүдән баш тартканнан соң, телефон шифрысын әйтергә кушканнар. Тентү шулай ук, сугышка каршы хат авторы булган, КФУ студенты Вадим Хрущевта да узды. Бу юлы беркетмәне активистнын күршесе исеменә төзегәннәр, ләкин эзләнгән әйберләрне Хрущевтан алып киткәннәр. Активист Марина Ионова`ны Русия җинаять кодексының маддәсе буенча шикләнелүче буларак 48 сәгатькә кулга алдылар.
Back to Top