Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннехановның бәйрәм мөрәҗәгате

Илебезнең иң күркәм бәйрәмен 9 нчы май - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын каршы алабыз. Безнең районнан фронтка 8427 кеше алынып, шуларның 4989ы яу кырында ятып калды яки хәбәрсез югалды. Бүген районыбызда 8 сугыш ветераны һәм инвалиды , 364 тыл ветераны, ирләре сугышта үлеп калган 12 тол әби яши. Ленинград блокадасында булган 1 ветеран исән-сау. Без һаләк булганнарны искә алып, исәннәрне кадерләп яшибез. Бу һәрвакыт шулай булды һәм булачак та.
Back to Top