В Сабинском районе открылась

“Геройлар беркайчан да үлми, геройлар безнең хәтердә яши”. Ел саен 9нчы декабрьдә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Тормышыбызга килеп кергән Украина белән бәйле хәзерге вәзгыять илебезнең батыр улларын, аларның кылган батырлыкларын мәңгеләштерә. Узган шимбәдә шушы көн уңаеннан Иштуган урта мәктәбендә, “Герой Партасы”н ачу тантаналы чарасы үтте. Герой Партасы Иштуган урта мәктәбен тәмамлаган, Украинада баручы махсус хәрби операциядә һәлак булган Россия Герое Илнур Гайфетдиновның якты истәлегенә багышланды.
Back to Top