Рамазан маршруты

14нче апрельдә, изге җомга көнендә, Казанда беренче тапкыр 30 нчы автобус (борт номеры — 720) Рамазан ае уңаеннан бер көн бушлай йөрде. Казанлылар һәм башкала кунакларына мондый үзенчәлекле бүләкне Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды ясады, ул “Рамазан – изге гамәлләр ае” марафоны кысаларында барлык пассажирларның йөрү чыгымнарын түли.
Back to Top