Тәслимә Низами - Гөрли бәйрәм Җөридә

Тәслимә Низами шигыре һәм көе “Гөрли бәйрәм Җөридә” җырымны 1000 төрле һөнәргә ия кряшен халкына сокланып яздым. Йортлары, капка-коймалары бизәкле, таза тормышлы авылларда карендәшләр сәяхәтчеләрне һәм кунакларны колач җәеп каршы ала. Питрауда Тырлау аланында инеш буйлап тезелеп киткән һөнәрчелек остаханәләрендә туганайлар аш-суга, кул эшләренә осталыкларын күрсәтәләр. Көчлеләр һәм җитезләр, кыюлар өчен: ат чабышы, көрәш һәм дә елдан ел кызыклырак башка бик күп уеннар! Киләсе елда көмеш юбилеен билгеләп үтәчәк Питрау бәйрәменә килеп, конкурсларда катнашып, яхшы призлар отып, ял итеп, сихәтләнеп кайтып китәргә насыйп булса иде!
Back to Top