Китап клуп: “Мөнҗия“
18 сентябрьдә татарча онлайн сөйләшү клубының өченче китап укучылар zoom очрашуы узды. Очрашуны проекты җитәкчесе Римма Гомәрова алып барды.
Төрле илләрдән, шәһәрләрдән кушылган укучылар Айзирәк Гәрәева-Акчураның “Мөнҗия“ әсәре, геройлары хакында сөйләштеләр, фикер алыштылар. Бирегә әлеге 2 сәгатьтән артык барган очрашуның видео язмасын берникадәр кыскартып куям. Рәхим итеп тыңлагыз, сез дә фикер-теләкләрегезне видео астына языгыз!
Очрашуда әсәр героинясы - танылган опера җырчысы Мөнҗиянең бүгенге көндә Анкарада яшәүче 75 яшьлек кызы, атаклы балерина Айсылу ханым Токомбаеваның катнашуы сөйләшүне тагын да җанландырды. Айсылу хан