16. ДИНЕБЕЗГЭ ЧАКЫРАМ!

ДИНЕБЕЗГӘ ЧАКЫРАМ! Берәү җептән ятьмә үрә тотарга дип балыклар, Кемдер биек койма кора кермәсен дип караклар. Мин исә шигырьләремне бәйләп, язып утырам, Раббым ризалыгы өчен динебезгә чакырам! Каян сүзләр табарга соң Туры юлга өндәргә? Аллаһтан ярдәм сорыймын: «Бирче тәүфыйк безләргә!» Урамнарда кайбер дуслар сугылып-бәрелеп йөриләр, Наданлык пәрдәсе аша хакыйкатьне күрмиләр!
Back to Top