САМАРА «ТУГАН ТЕЛ»

Әлеге оешманың исеменнән үк күренгәнчә, ул дистә еллар дәвамында татар телен саклау, аны мәктәпләрдә укыту кебек бүгенге чорның иң мөһим булган мәсьәләләре белән шөгылләнә. Сүзебез Самара өлкәсенең “Туган тел”оешмасы хакында бара. Узган гасырның 80 нче еллар азагында ул чактагы СССРда иң беренчеләрдән булып оешкан әлеге мәгърифәтчелек җәмгыяте үзенең 35 еллыгын билгеләп узды. Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән күп санлы кунаклар катнашында узган бәйрәм чаралары, “Туган тел” нең үткәне һәм бүгенгесе турында Рамис Сафин репортажы.
Back to Top