Мөнәҗәтче Маһикамал.
Иртәгә шәһәребезнең Мәдәният Сараенда беренче тапкыр Мәүлид бәйрәме үткәрелә.Анда Хак пәйгамбәребез булган Рәсүлебез хөрмәтенә вәгазьләр сөйләнәчәк,догалар укылачак,мөнәҗәт-җырлар һәм бәетләр әйтеләчәк.Нурлат шәһәрендә яшәүче 91 яшьлек Маһикамәл Минехаррас кызы Әхмәтҗанова ,Мәүлид кичәсенә чакырылган булса да,объектив сәбәпләр аркасында анда катнаша алмый. Әмма әлеге бәйрәмнән читтә каласы килми аның.