Салават Фатхетдинов - Яннарыңа ничек барыйм соң...Наил Габдушев көе һәм сүзләре

Наил Габдушев көе һәм сүзләре Чакырасың нигә мине Яшьлек үткән күл буена Аккошлар, дип, безнең кайткандыр. Аерылган юлларыбыз Тагын килеп очрашуга Язмыш, дисең, шулай кушкандыр, Кил, кил, дисең, үпкәләмә, Оныт, дисең, үткәннәрне, Яннарыңа ничек барыйм соң Сине көтеп еллар буе Өмет өзгән йөрәгемнең Төзәтергә ничек ярасын? Күл буена төшкән идем Башын игән бөдрә таллар, Ялгыз аккош күрдем күлемдә Иртә шиңгән гөлләр кебек Сөю уты яналмады Сагыш кына елый куңелем дә...
Back to Top