Салават Фатхетдинов - Күзләремә кара

Салават Фатхетдинов 21 сезон Текст Син сорама: “Хәлең ничек?”, - диеп. Яшимен мин сабыр итә-итә. Белим дисәң минем хәлләремне, Күзләремә кара, шул да җитә. Син сорама: “Сагындыңмы?”, - диеп. Йөрәк һаман очрашулар көтә. Белим дисәң минем сагышымны, Күзләремә кара, шул да җитә. Син сорама: “Сөясеңме?”, - диеп. Мәхәббәтең йөрәгемне өзә. Белим дисәң минем сөюемне, Күзләремә кара, шул да җитә
Back to Top