Салават Фатхетдинов - Кайда син талым

Салават Фатхетдинов Текст Авыл башында бер тал бар иде, Талга сөялгән сөйгән яр иде. Мин кайтып киләм алар юк инде Исә бары тик сагыш-зар җиле. Кушымта: Кайда син талым, кайда син ярым, Мин бу мин сары яфрагың Кайтым әйләнеп, чирәмгә яттым – Нишлим соң, нишлим, соңладым. Таллар сагышы, сулар агышы, Шуңа охшаган кеше язмышы. Чишмәдән башлый, диңгезгә ургый Давыллап ала һәм кисәк туктый. Кушымта: Кайда син талым, кайда син ярым, Мин бу мин сары яфрагың Кайтым әйләнеп, чирәмгә яттым – Нишлим соң, нишлим, соңладым. Әрнүдән көйгән тал туфрагына Мин тал утыртым авыл башына Сүнгән яшлегем кабат кабынмас Су сибеп торам өзелеп сагынгач Кушымта: Кайда син талым, кайда син ярым, Мин бу мин сары яфрагың Кайтым әйләнеп, чирәмгә яттым – Нишлим соң, нишлим, соңладым.
Back to Top