Салават Фатхетдинов - Хөрмат ит

Салават Фатхетдинов 27 сезон Текст Бары яратышып кына Яшәүчеләр бик сирәк. Мәхәббәт кенә түгел шул Хөрмәте дә бик кирәк. Хөрмәт ит минем эшемне, Уйларымны хөрмәт ит. Җаннарыма җылы эзләп Читкә китеп йөрмәс ит. Яратам дип әйтү генә Бик җиңел ул, җанашым. Миңа сүзләр кирәк түгел, Көлеп торса карашың. Аңлавыңны көткән чакта Яратам дип юатма. Мәхәббәтне саклыйм дисәң, Хөрмәтемне югалтма.
Back to Top