Тавык ите белән өлеш

🍗Тавык ите белән өлеш КАМЫР: 0,5 стакан кайнар су; 2 аш кашыгы каймак; 30 гр атланмай; Тоз Он ЭЧЛЕК: 200 гр түш ите 2 кечкенәрәк бәрәңге 1 суган 50 гр атланмай Тоз, борыч Күрсәтелгән азыклардан йомшак камыр басып, 10 минут ял иттерәбез. Эчлек өчен тавык ите, бәрәңге, суган турыйбыз. Тоз, борыч сибеп болгатабыз. Камырны берсе зур, икенчесе кечкенә кисәкләргә бүлеп җәябез. Камыр өстенә эчлек, атланмай салып, өстен кечкенә камыр белән каплап бөрәбез һәм 180 градуслы мичтә 35-40 минут пешереп алабыз. Тәмле булсын!
Back to Top