Злфт Закиров / Шигырьлр / 8 марта / Поэзия
Татмедиа Junior аккаунтына языл:
TELEGRAM:
TIKTOK:
Күпме җылы тоеп яшим җирдә
бу кояшлы, якты көндә мин.
Кичер, Кояш!
Аның җан җылысын
мин сиңа да хәтта тиңләмим.
Җыеп бирсен миңа дөнья
үзенең
аннан башка булган мең ямен, –
мин дөньяның шушы мең яменә
бер керфеген аның тиңләмим.
Алларында гөлләр чәчәк атсын,
йолдыз коелып барсын эзенә, –
хатын-кызны бөек диеп әйтсәм,
тиңлим аны
бары үзенә!
Нияз Акмал
Укый К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфәт Закиров
#tatmediajunior