Юсупова Рәмзия Оливье салаты ясау.mp4

Бүгенге бирем, җиңел салат ясау иде. Минем өчен җиңел салат ул кибеттә әйбер эзләп, вакыт уздырырга кирәкмәгән, өйдә һәрвакыт булган әйберләрдән турап ясалганнар. Кышын Винегрет, Оливье, Зимний, Мяснойларны, язын-җәен Витаминлы яшелчә салатлары еш ясыйбыз. Бүгенге биремгә Оливье әзерләдек. Иртәнге аш ашаган арада яшелчә һәм йомыркаларны бераз тоз салган суда пешердек, суынгач барысын да шакмаклап турадык. Балалар да булышты. - 3-4 бәрәңге (зурлыгына карап), - 1 баш суган, - 3-4 йомырка, - 1 кишер, - 400 гр. колбаса, - 2-3 тозлы кыяр, (зурлыгына карап) - 1-2 аш кашыгы майонез, - тәменчә тоз. - яшел консервланган борчак. (Безнекеләр борчак белән яратмый, мин шуңа кушмадым). Барсын бергә бутадык та, менә салатыбыз әзер. Җиңел дә (балалар да ясаша ала), тәмле дә, туклыклы да булды. Сау-сәламәт булыгыз!
Back to Top