Юсупова Рәмзия Королевская ватрушка пирогы.mp4

Сигезенче көн биреме — пирог пешерү. Мин бу пирогны беренче тапкыр студент елларда Димитровград шәһәрендә, Чәчәк апага кунакка баргач күреп, авыз итеп кайткан идем. Мөнирә апам инде ул Чәчәк апа! Бездә апа-абыйларны яратып зурлап исеме белән түгел,  Алма абый, Тәти апа, Туган апа һ.б. дип атыйлар. Бик оста пешерә. Рецептын да язып алган идем, аннан каядыр югалттым. Үзем кияүгә чыгып, беренче бала белән декретта утырганда (нинди сүз бит, әйтерсең утырырга вакытың бар) «Рецепты на бис» дигән журнал чыга иде 2008-2010 елларда. Кайсыдыр номерында янә шул пирог рецепты чыкты. «Королевская ватрушка» дип атала иде. Дәфтәремә күчереп алдым да, бүгенгә кадәр дә кулланам. Балалар да, үзебез дә яратабыз. Сезгә дә тәкъдим итәм. Пешерүе дә тиз, уңай. Камыр өчен: 200 гр.атланмай (слив.масло) 2 аш кашык шикәр комы(песок) 2 стакан он һәм пычак очында гына сода өстәп, бергә уарга. Эчлеккә 250 гр.эремчек (творог) 1 стакан шикәр комы, 3-4 йомырка, 1 аш кашыгы каймак салып, яхшылап бутарга. Майлы табага камырның яртысын җәергә, әкрен генә эчлекне салырга, өстенә камырның икенче яртысын җәеп кызган духовкага яки мичкә куярга. 20-30 минутта пешеп чыга. Бу бер түгәрәк табалык рецепт. Элек шулай пешерә идем, аннан күләмен ике-өч тапкыр арттырып пешерә башладым. Бүген инде бөтенесен 3 тапкыр арттырып салдым, 30 минут пеште. Кемнең духовкасы кызу булса, тизрәк тә өлгерә, карый торырга. «Патшалар бәлеше» пешкәнче кипкән кәпрей чәй (Иван-чай), карлыган яфрагы, мәтрүшкә һәм катырган карлыган җимешләре салып чәй әзерләдем. Пирог пешкәч кисәкләргә кисеп, чәй эчтек. Ашларыгыз тәмле булсын.
Back to Top